Әлмәт районының Кәләй авылында яңа ял итү урыны барлыкка киләчәк. Анда эшләр инде 80 процентка төгәлләнгән.
Әлеге ял паркын булдыру идеясе 2018 елда, авылның гражданнар җыенында барлыкка килә. Ул вакытта әлеге урын ташландык хәлдә була.
«2025 елда әлеге паркта эшләр башланып китте. Авылның актив кешеләре, депутатлар ярдәме белән территорияне берничә кат чистарттык. Территорияне төзекләндерү эшләрен балалар мәйданчыгыннан башларга булдык», — дип сөйли Кәләй авылы җирлеге башлыгы Светлана Бастылева.
Әлеге эштә авыл халкы да ярдәмгә килә. Кәләйдә яшәүче Николай Власович шундыйлардан. Заманында ул мәктәп төзегәндә дә ярдәм иткән.
«Җирле администрациягә рәхмәт. Мондый мәйданчык булу балалар өчен зур бүләк, алар — безнең киләчәгебез, шуңа да бу бик мөһим», – дип сөйли ул.
Паркта эшләр 80 процентка башкарылган. Урындыклар урнаштырасы, ут сузасы һәм видеокүзәтү камерасы куясы калган. Авыл җирлеге башлыгының киләчәктә монда җәяүлеләр өчен тротуар һәм урам сәхнәсе булдыру теләге бар. Аның фикеренчә, яңа парк авыл халкын үзенә тартып торучы урын булачак.
Марина Андреева фотолары.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев