5 сентябрьдә мәдәният йорты булмаган кечкенә Камыллы авылында Мәлки, Кыр Буасы, Хуҗа Хәсән, Кушкүл һәм Турминский авыл клублары хезмәткәрләре күчмә урам концерты оештырган.
Кояшлы, җылы сентябрь көнендә халыкның кәефе күтәренке иде. Клуб алдындагы мәйданчыкка иртәрәк килеп, урындыкларын җайлап куйган авылдашлар кунакларны сабырсызлык белән көттеләр. Бу көнне гади бер концерт кына түгел, ә чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәме көтелә иде.
Чараның башы Татарстан Республикасында игълан ителгән антитеррор куркынычсызлыгы аена багышланган. Оештыручылар авыл халкы белән «Террорчылык нәрсә ул?» дигән темага җитди әңгәмә корып, һәркемгә кирәкле белешмәлекләр таратканнар. Бу очрашу кешеләрне уяулыкка өндәсә, аннан соң башланган мәдәни программа күңелләргә яктылык өстәгән.
«Сәхнәдән яңгыраган һәр җыр, һәр чыгыш тамашачыларны битараф калдырмады. Артистлар үзләренең осталыкларын гына түгел, күңел җылыларын да бүлештеләр. Залдагы дустанә атмосфера шундый көчле иде: берничә җырдан соң тамашачылар урыннарында утыра алмыйча, түгәрәккә биергә чыктылар. Татар, рус, чуваш һәм керәшен халык көйләре яңгыраганда, халыклар арасындагы дуслыкның чын мәгънәсен тоярга мөмкин иде. Мәлки һәм Турминский авыл клубы җитәкчеләре әзерләгән юмористик күренеш исә халыкны бер яктан уйландырса, икенче яктан, чын күңелдән көлдерде. «Йөзек салу» уенында кечкенәдән олыга кадәр барлык кунаклар бердәм булып катнашты. Концерт ахырында мәдәният хезмәткәрләре һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Бу җылы сүзләр һәр кешенең йөрәгенә үтеп керде. Кешеләр бу көнне бары тик яхшы хисләр, якты истәлекләр һәм бер-берсенә булган рәхмәт сүзләре белән өйләренә таралдылар. Биредә узган бу чара кешеләрне тагын да якынайта, берләштерә торган искиткеч вакыйга булып истә калды», – дип яздылар Мәлки авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фотолар Мәлки мәдәният йортыннан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев