Кадрәктә Олы көнне данладылар
Минзәлә районының Кадрәк авылында бар халык та бердәм булып, аңлашып яшиләр.
Татулыкның ачык мисалы булып, Кадрәк мәдәният йортында Олы көнгә багышланган бәйрәм уздырылды.

«Олы көнгә кадәр дә, бәйрәм көнне дә барлык йолалар да үтәлә. Өйләрне юалар, йорт-тирәсен тәртипкә китерәләр. Бәйрәм көнне балаларның күкәй җыеп йөрүләрен дә авыл халкы көтеп ала. Ел саен мәдәният йортында бәйрәм үткәрү дә традициягә кергән. Бәйрәм уеннар, җыр — биюләр белән аралашып барды. «Туганайлар» фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Китапханәдә «Әй, керәшен, карендәшем минем» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Укучыларга тәкъдим ителде. Шулай ук, Питрау, Покрау бәйрәмнәре дә зурлап үткәрелә. Бәйрәмнәр барлык авылдашлар да катнаша. Татарлар да, керәшеннәр дә бер-берсенең динен хөрмәт итеп яши бездә», — дип сөйләде мәдәният йорты директоры, "Туганайлар" керәшен фольклор ансамблье җитәкчесе Фирдания Сафиуллина.


Фирдания Сафиуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев