Кадердән Сергей Чернов Республиканың Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында бишенче чакырылыш Советының алтынчы утырышы узды.
Анда район тормышында аеруча тырыш хезмәтләре белән билгеләнүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды, котлаулар булды.
Дәүләт бүләкләрен иң лаеклыларга Разиф Кәримов һәм ТР Премьер министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко бергәләп тапшырдылар. Республиканың Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлеге өчен Кадер авылы мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Сергей Чернов бүләкләнде.
Сергей Федорович, 1968 елда туган, гомуми эш стажы 33 ел, шуның 15нче елы – Зәй муниципаль районының Кадер урта гомуми белем мәктәбендә. Сергей Федорович 1993 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. 1993 елдан 2000 елга кадәр Кадер урта мәктәбендә физика, астрономия, математика һәм җыр дәресләре укыта. 2000 елдан 2017 елга кадәр Түбән Биш урта мәктәбен җитәкли.
2019 елдан Кадер мәктәбендә физика, астрономия, математика һәм информатика укыта.
Ирина Смирнова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев