Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Качмануда һәр якның үзенчәлекле йоласы бар

Качману – ул дини бәйрәм, аны һәр төбәктә үзенчә уздыралар, ләкин төп йолалар гомумән сакланып калган.

Качману бәйрәменнән фото-видеолар, хәбәрләр килү дәвам итә. 

Теләче районының Субаш авылында да кач ману урыны берничә атна алдан әзерләнеп куелган. Качману көнендә чиркәүдә келәү узган.

«Священник суны аруландырганнан соң, халык тәре йөреше белән купель янына төште, купельне аруландырганнан соң, теләгән кеше чумыла да алды. Быел, елдагыдан аермалы буларак, әлеге йола таң алдыннан башкарылды», – дип сөйләде Татьяна Романова.

Лениногорскиның Федотовка авылыннан Александр Григорьев:

«Элгәре әбиләр безгә «Качману суын алганда сөйләшергә ярамый, артыңа борылып карама», – ди торган иделәр. Бу йола бездә әле дә саклана. Бу көнне теләгән теләкләребез тормышка ашар дип ышанабыз. Тагын бер йола – кояш батканчы урамга элгән керләрне иман әйтеп, өйгә алып керү. Барлык ишек-тәрәзәләргә кач сызу бар. Авылыбыз чиркәвендә Константин әтей иртәнге сәгать бердә бәйрәм келәве үткәрде. Аннан соң, авыл халкы җыелгач, «Тәре чишмәсендә»ге суны аруландырды. Анда ясалган бәкедә чумылучылар да булды. Чиркәү хезмәткәре Светлана Степанова аларны коймак, кайнар чәй белән сыйлады. Ә авылыбыз фельдшеры Ирина Григорьева халык яныннан китмичә, куркыныч хәлләр килеп чыкмасын дип, күзәтеп торды», – диде.

Мамадыш районының Албай авылында быел беренче тапкыр чишмәдә чумылу урыны булдырганнар.

«Качману көнне чиркәүдә келәү үтте. Иман укып, су аруландыру барысы да йолаларыбыз буенча уздырылды. Елдагыдан аермалы буларак, чишмәгә төшү, чумылулар да булды. Бездә бит элгәре купель юк иде. Авылыбыз кияве Сергей Ишмаев ташландык чишмәне яңартып, төзекләндердеп куйды, хәзер бу чишмәгә Ишмай чишмәсе дип исем дә бирелде. Шуның янында купель ясап, Андрей әтейне чакырып, суны аруландырды. Чумылучы кешеләр дә күп булды. Самовар белән кайнар чәй, ризыклар тулы өстәл дә бар иде», – дип хәбәр итте Любовь Мишурина.

Кумырык авылында Олег әтей чишмәне аруландырып, иман әйткән.

«Үз көчебез белән купель ясадык. Ел да шунда чумылабыз. Быел да олысы, кечесе күп иде. Барысы да Ходай ризалыгы белән эшләнелә. Иминлек булсын», – дип язды Григорий Мансуров.

Җөри авылыннан Елена Вятская да Качману бәйрәме ничек үтүен сөйләде:

«Бәйрәм уңаеннан, Тәпи чишмәсендә өмә уздырылды. Авыл егетләре киң итеп Питрау аланыннан юл салдылар. Чишмә буйлары кардан чистартылды. Су чумыласы казан юылды. Бәйрәм көнендә иртәнге 7.00 сәгатьтә Олег әтей килеп суны аруландырды. Авыл халкы алдан җыелып каршы алды. Чумылуның,  аруландырган суны куллануның шифасы зур, ул сихри үзлеккә ия. Җөридә качмануда су алу, кайнар тәбикмәк белән чәй эчү дә оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайловна халыкны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде».
 

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында Качмануда «Су китерү» йоласы һәр ел саен үткәрелә. Йола иртәннән башланып, көн буена дәвам итә. Хатын-кызлар һәм ир-атлар милли киемнәргә киенеп, өйдән өйгә аруландырылган су ташыйлар. Быел да «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле матур җырулар җырлап, авылның балта остасы Николай Дмитриев гармунда уйнап, күп кенә өй хуҗаларын ару су алып килеп сөендерделәр.

«Иң беренче булып, юлны авылыбызның өлкәннәренә тоттылар. «Чулпы» ансамбленең  өлкән солисты Ольга Харитонова иртән торып, тәмле камыр ашларын әзерләгән. Сандыктан чыгарган матур күлмәкләрен киеп каршы алды», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

«Авылның икенче бер башында торсак та, бер елны да керми калмыйлар. Камыр да куйдым, җиләкле чәйләр дә ясап тордым. Өй хуҗаларын искә алырга кирәк бит, бездә җоласы шул», – диде Ольга түти.

Шулай ук, елдагыча, СВОда катнашучыларының гаиләләре дә читтә калмаган. Су китерүчеләрне җылы каршы алганнар алар.

«Ел саен киләләр. Рәхмәт, йолабызны онытмыйлар, безне дә сөендереп, зурлап торалар. Ә мин өчпочмаклар пешереп куйдым», – дип уртаклашты Римма Канашева.

Кукмара районындагы Село-Чурада Качмануны ел да уздыралар. Район башлыгы Сергей Димитриев та монда ел саен килә. Купельдә чумылырга теләүчеләр өчен барлык уңайлыкларны да булдыралар. Килгән кунакларны кайнар чәй, коймак белән сыйлыйлар. Бәйрәмдә керәшен ансамбльләре дә чыгыш ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев