Кабан-Бастрык авылында туып үскән Александра Сафина кечкенәдән сәнгатькә гашыйк
Александра Сафина Зәй районының Кабан-Бастрык кызы. Хәзерге вакытта Менделеевск районындагы Тойгуҗа авылында яши.
Бабасының бертуган энесе, 32 ел Түбән Биш мәктәбе директоры булып эшләгән Иван Яковлевич үз куллары белән скрипка ясап үзлегеннән уйнарга өйрәнә, моңлы итеп җырлый, аңа Александраның әтисе Александр, әтисенең бертуган сеңлесе Александра кушылып матур итеп җырлыйлар. Туган йортында ишле гаиләдә (алты бала – өч малай, өч кыз) рәт ашларында, аш-су вакытында борынгы керәшен җыруларын тыңлап, өйрәнеп үскән кыз ул.
Бөтен эшне дә белеп, җиренә җиткереп сыйфатлы итеп башкарырга яраткан, алтын куллы механизатор Александр Николаевич белән тегүче дә, төрледән-төрле тәмле ризыклар пешереп сыйлаучы, бакчаларына күп итеп төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр утыртып мул уңыш алучы, бер дә тынгы белмәс, тик тормас Евдокия Федоровна Ивановаларның кызы ул.
Александра Кабан-Бастрыкта – сигезьеллык, Түбән Биштә урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Хайваннарны яратканга күрә ул Н.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә. Үзенең булачак ире белән дә шунда таныша. Бер факультетта, бер курста укыйлар. Акыллы, тырыш, сәләтле һәм талантлы Александра һәм Рафит укыганда ук институтның төрле чараларында актив катнашалар, студент чагында ук тормыш коралар. Һөнәрләре буенча алар икесе дә – мал табиблары. Укып, диплом алгач, Рафитның туган авылына Менделеевск районының Тойгуҗа авылына эшкә кайталар.
Александра тагын Алабуга дәүләт педагогика институтының биология факультетында белем ала. Ул Тойгуҗада мал врачы да, укытучы да, китапханәче дә, Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы да булып эшли. 38 ел буе гел бер авылда, Рафитның туып-үскән төп нигезендә яшиләр. Институтны тәмамлап эшкә кайтканнан бирле авыл тормышы белән янып, актив катнашып, хәзерге вакытта да Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче ире Рафитка һәрьяклап ярдәм итеп тора.
Ике бала – бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерде алар. Балалары югары белем алып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Кайда йөрсәләр, Рафит белән Александ-ра гел бергә. Авылның мәдәни чаралары алардан башка узмый. Рафит сыздырып гармунда уйный, Александра моңлы тавышы белән матур итеп җырлый. Һәр талантлы кеше дә театр юлыннан китми. Әмма күңел сәхнә сорый, иҗат итәсе килә. Шуңа күрә алар өчен сәхнәгә чыгу – бик мөһим әйбер. Авылларында театр оештыруны да башлап йөрүчеләрнең берсе алар. 2019 елдан үзешчән театр «Дөрешкәй» исемен йөртә.
Һәрьяклап пар килгән Рафит белән Александрага сокланмый мөмкин түгел. Ничек җитешәләр дә – ничек шулай булдыралар.
Анастасия Шәймәрданова.
Лаеш районы Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев