Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Җиз кыңгырау» ансамбле: «Гран-при алырга хыяллансак та, булыр дип уйламадык»

«Туым жондозы-2026» конкурс-фестивалендә финалистлар ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр.

Керәшен җыруларын башкаручы  фольклор коллективлар арасында Гран-прига Түбән Камадан «Җиз кыңгырау» ансамбле лаек дип табылды. Коллекивка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар. Яшьләр коллективы  «Сүрәкә» ансамбле карамагында эшләп килә, җитәкчеләре Ольга Вәлиуллина. Фестивальдә «Җиз кыңгырау»ның 5 солисты катнашты: Валерия Васильева, Анастасия Васильева, Александра Юрицкая, Василиса Степанова, Ариана Кадыйрова. Фестиваль турында җитәкчеләре Ольга Вәлиуллина белән сөйләштек.

«Туым Жондозы»нда 2нче тапкыр катнаштык. Гран-при алырга хыяллансак та, булыр дип уйламадык, чөнки көчле номерлар күп иде. Театральләштерелгән чыгышлар да шактый булды. Шуның кадәр күп керәшен ансамбльләрен күрү сөенечле, аеруча араларында бәләкәй балаларны. Керәшен ансамбльләре елдан-ел арта кебек. Тагын бер мөһим мизгел: жюрида үз эшенең профессионалары утыру. Алар алдында чыгыш ясау үзе бер дәрәҗә. Алар үз чиратында һәр катнашучыны яхшылап тыңлап, үз киңәшләрен бирәләр. Җыр, кием, сәхнәдә үзеңне тоту, һәркайсын исәпкә алалар.

Иван Михайлович Егоров гран-при җиңүчеләрен игълан иткәндә «Җыз кыңгырау»ны ишеткәч сөенә-сөенә сәхнәгә, кызлар янына йөгердем. Көтмәгәндә булды. 

Шунысын әйтергә кирәк, фестивальнең бөтен нечкәлекләре уйлынылып эшләнгән. Сине ишек төбеннән каршы алып, гала-концерт сәхнәсенә чыкканчы гел ярдәм итеп торалар. Гомумән, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы оештырган барлык чаралардан да ниндидер җылылык бөркелеп тора. 5 ел бу ансамбльнең җитәкчесе булып эшлим, шушы еллар эчендә әле бер тапкыр да оешманың чараларны «галочка» өчен генә уздырганнарын күргәнем юк. Барысы да күңел биреп эшләнелгән эшләр. Яшьләрне җәлеп итү өчен дә зур эш алып баралар», – дип сөйләде Ольга Вәлиуллина.

Билгеле булганча, конкурста төрле номинацияләр дә бар иде. «Иң яхшы сәнгать җитәкче» номинациясендә Ольга Вәлиуллина бүләкләнде.

Фрида Вәлитова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев