Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иванай чиркәве настоятеле Илия Минихачевка медальләр тапшырылды

Балык Бистәсе районының Иванай чиркәве настоятеле иерей Илия Минихачевка «Татарстан республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» орден медале һәм башка рәсми бүләкләр бирелде.

«Батыр» батальоны священнигы Илия Минихачевка югары дәүләт бүләген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Иванай чиркәве настоятеленә бу медаль махсус операция зонасындагы хәрби хезмәттәгеләргә ярдәме һәм рухи ныклык бирүдәге эшчәнлеге өчен лаек булды.

Шулай ук, религияләр арасындагы тынычлыкны һәм халыклар дуслыгын ныгытудагы хезмәте, Ватан сакчыларына ярдәме һәм махсус зонадагы фидакарьлеге өчен, Илия әтейгә «Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенә — 30 ел» медале дә бирелде.

«Батыр» батальоны командиры да настоятельне Рәхмәт кәгазе белән бүләкләде. Анда «Сезнең хезмәт — намуслылык, кыюлык, патриотлык һәм бөек Ватаныбыз каршындагы хәрби бурычка тугрылыклылык үрнәге» дигән юллар да бар.

Настоятель белән берьюлы, махсус операциядәге Татарстан ир-егетләренең үз хәрби бурычын намус белән үтәп, батырлык күрсәткәннәре дә дәүләт бүләкләре алды.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев