Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иван Егоров: «Мирасыбызны кадерләп саклыйк»

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Питрау бәйрәме белән котлавы.

Кадерле карендәшләр һәм Питрау кунаклары! «Питрау» керәшен культурасы фестивале уңаеннан, барыгызны да чын күңелдән котлыйм.

Питрау бәйрәме — Мамадыш җирендә генә түгел, Татарстанда һәм илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче карендәшләрне Җөри авылы янындагы кунакчыл Тырлау аланына җыя торган олы вакыйга. 28нче тапкыр уздырыла торган Питрау — төрле милләт һәм төрле диндәгеләрне керәшен мәдәнияте белән таныштыра торган бердәм культура бәйрәме дә әле. Россиядә халыклар бердәмлеге елында бу аеруча мөһим. 

Җөридәге республикакүләм Питрау — уртак иминлек йорты булган Татарстанда яшәүче һәм керәшен культурасын яратучы барлык халыклар өчен дә олы бәйрәм. Ул җир кешесенең, авыл хезмәтчәннәренең эштән бушап тын алган бер вакытына туры килә. Шуңа да Питрау бәйрәмендә кыр батырларын олылап, үз тырыш хезмәтләре белән табыннар муллыгын булдыручы игенчеләргә хөрмәт белдерелә. Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында бу да зур игътибарга лаек. Тырышлык, үз туган җиреңдә намуслы хезмәт, Ватанга бирелгәнлек — безнең халыкка хас асыл сыйфатлар. Махсус хәрби операциядә ил кушкан бурычны үтәүче ныклы ир-егетләр арасында карендәшләребезнең алгы сафта булуы шуны раслый.

Ике Питрау арасындагы елыбызны иминлектә, тырыш хезмәт белән уздырыйк. Якыннарыбыз, үзебез сәламәт булыйк. Туган яктан еракта Ватан кушкан бурычны үтәүче якташларыбыз тынычлык урнаштырып, гаиләләре янына исән-сау кайтсыннар. Тыныч тормышның, тыныч хезмәтнең кадерен белеп яшик, үз мирасыбызны кадерләп саклап, традицияләрне дәвам итәрдәй яшьләр үстерик.

Иван ЕГОРОВ,
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев