Иван Егоров «Айбагыр» лагере турында: «Вакыт өметләребезнең тулысынча акланганын күрсәтте»
2012 елгы керәшен егетләре һәм кызларының яшьлек хыялы белән оештырылган «Айбагыр»ның дәрәҗәсе арта бара.
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров «Айбагыр»ның елдан-ел үсүенә басым ясады.
— 15 ел элек безнең бу теләк кабул булырмы, балалар күңеленә хуш килерме икәнен белми идек. Өметләребезнең тулысынча акланганын вакыт күрсәтте. «Айбагыр» белән кызыксыну елдан-ел арта гына бара. «Айбагыр» лагерена очраклы рәвештә килмиләр. Бирегә үз тамырлары белән кызыксынучылар, ата-бабаларыбызның традицияләрен яратучылар, хөрмәт итүчеләр килә. Бу — безнең өчен бик кадерле.
Безнең сменада тәрбияләнеп, алга таба уңышларга ирешкән балалар белән горурланабыз. Аларның күбесе керәшеннәрнең этномәдәниятен үстерүне дәвам итә. «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә кушыла һәм аның активистларына, лидерларына әйләнә. Шунысы куанычлы, бүген инде лагерьда аны башлап җибәрүчеләрнең балалары ял итә. Ә бу — традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылуына иң яхшы дәлил.
«Айбагыр» — ул акыллы балалар тәрбияләү урыны гына түгел, өметле яшь кадрлар үстерү урыны да. Вожатыйлар мәктәбен үткән яшьләр этномәдәни тормышта үзләрен лаеклы итеп күрсәтәләр.
«Айбагыр» балаларның танышу, дуслашу урыны булып калсын, алар күңелендә якты истәлекләр саклансын. «Айбагыр» тагын да үссен, ныгысын һәм лаеклы дәвамчылар тәрбияләсен. Алда тагын бик күп матур сменалар булсын, шат тавышлардан лагерь гөрләп торсын!», – дип сөйләде ул этносменаның 15 еллыгына багышланган тантанада.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев