Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Юкәчедән Татьяна Васильева сугыш тәмамлану хәбәрен ишеткәнен сөйләде

Мамадыш районының Юкәче авылы мәдәният йорты җитәкчесе Нина Сәлимуллина, авылдашлары, сугыш чоры баласы булган Татьяна Васильевада кунакта булды. Бу очрашу бик җылы һәм истәлекле үтте.

Нина Сәлимуллина, мәдәният йортында эшләүче буларак, авыл халкының тормышы, аларның хәл-әхвәлләре белән даими кызыксынып тора. Бу юлы ул, авылдашларының берсе, сугышның ачы газапларын күргән, ныклы рухлы Татьяна Васильеваның хәлен белергә өенә барды.

Татьяна Васильева, сугыш чоры баласы буларак, күп сынаулар аша үткән. Аның тормыш юлы, күргәннәре – безнең өчен зур сабак. Нина Сәлимуллина аның белән әңгәмәләшеп, узган гасырның авыр еллары, ул чор кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүләре, авыл тарихы турында сөйләште. Бу сөйләшүләр бик тирән мәгънәгә ия.

Татьяна түти 1937 елны дөньяга килгән. Сугыш Таняны бик иртә балалыктан чыгарга мәҗбүр иткән. 1941 елны әтисе сугышка киткән. Ул вакытта Таняга 4 яшь кенә булган. Шул ук елны гаиләгә әтиләре һәлак булган дигән хәбәр дә килгән.

Ашарга берни дә булмаган. Гаиләдә 5 бала. Уйнап-көлеп йөрисе урынына Таняга, апалары белән бергә, өлкәннәргә булышырга туры килгән. Башаклар җыйганнар, чүп үләннәрен утаганнар, бәрәңге үстерүдә тырышлык күрсәткәннәр.

Ул чорда халык, күбесенчә, үз бакчаларыннан алынган яшелчәләр белән тукланган. Кырдан яртылаш черегән бәрәңге, гөмбә, җиләк җыйганнар. Сугыш балалары һәр бөртек икмәкне кадерләргә өйрәнгәннәр һәм ипигә карата бу хөрмәтне алар гомер буе саклаганнар.

Мондый авыр шартларда да балаларның үз сөенеч-шатлыклары да булган. Кайвакыт алар эштән арып кайтсалар да, тауга җыелганнар. Туп белән уйнаганнар.

"Шулай уйнап йөргән беркөнне без сөенечле хәбәр ишеттек. Ул вакытта балалар күп. Уйныйбыз-йөгерәбез. Һәм, каяндыр тавыш ишеттек. Безгә авыл кешеләре сугышның тәмамлануы турында җиткерделәр. Без шатланып өйгә йөгердек", - дип искә алган Татьяна Александровна.

Бүгенге көндә, бала-үсмер чагында сугышның ачысын да, аннан соңгы авыр елларны да күргән тыл хезмәтчәне Татьяна түти, үзенең кызы Валя тәрбиясендә яши. Аның тормыш юлында күп сынаулар булган. Шуңа күрә дә, хәзерге тормышка бик сокланып карый, һәр көнне үзенчә бәяли.

«Яшәү өчен мөмкинлекләр зур, дөньялар гына тыныч булсын», – ди ул.

Валя да әнисенең сәламәтлеге турында кайгыртып, көн дә янында булырга тырыша. Аларның арасындагы җылы мөнәсәбәт, бер-берсенә булган игътибар, Татьяна түтинең күңеленә дәрт өсти, аңа көч бирә.

 

 

Нина Сәлимулиина фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев