Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Баграждан Татьяна Миронованың яңа китабы басылып чыкты

Зәй районының Югары Баграж авылыннан Татьяна Миронованың «Ходайдан иңгән шигырьләр» җыентыгы дөнья күрде.

Татьяна Семеновна мәдәният йортында үткән барлык чараларда да катнаша, шигырьләр яза, матур итеп җырлый;  керәшен халкының борынгы җыруларын, йолаларын халыкка, яшь буынга җиткерүдә мәдәният хезмәткәрләренә зур ярдәм күрсәтә. Татьяна Семеновнаның төрле темаларга язылган шигырьләрендә халык язмышы, керәшеннәр өчен горурлык чагыла. Шигырьләренең күпчелеге туган авылы Югары Багражга, аның табигатенә багышланган. 

Әле күптән түгел генә аның яңа шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ул аны «Туганайлар» редакциясенә дә бүләк итте.

* * * 

Татьяна Миронова Югары Баграж авылында, укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында унъеллык мәктәпне тәмамлап, Казан шәһәренең радиокомпонентлар заводына эшкә урнаша. Ике еллап эшләгәч, училищега укырга керә, аннан «мастер-овощевод» һөнәре алып чыгып, Яшел Үзән районы совхозында эшли. 1976 елда Чаллыдагы КАМАЗга урнаша. Андагы кою заводында 20 елдан артык эшли.

Аның язмалары башта –  «Керәшен сүзе» газетасында, соңыннан «Туганайлар»да да еш күренә. 1997 елда тормышка чыгып, гаиләсе белән Минзәлә районында яшиләр. 2013 елда туган авылы Югары Багражга кайтып төпләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев