Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә хәрби егет белән очрашу булган

Кайбы районының Иске Тәрбит мәктәбен 2021 елда тәмамлаган Даниил Владимиров бүгенге көндә Росгвардиядә хезмәт итә.

Даниил Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егет. Очрашу барышында росгвардияче балалар өчен заманча технологияләр дөньясын ачкан. Ул хәрби тәҗрибәсе белән  уртаклашкан, пилотсыз очкычларының төрләре турында сөйләгән һәм аларның эш үзенчәлекләрен аңлаткан. Моннан тыш, Даниил мәктәп укучылары өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча практик мастер-класс үткәргән.

Мондый очрашулар укучыларга батырлык һәм хәрби бурычның мөһимлеген тирәнрәк аңларга ярдәм итә. 

Кайбыч информ


Нет комментариев