Иске Тәрбит авылы СВОдагыларга ярдәм кулы сузуны дәвам итә
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында яшәүчеләр даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюны оештыра, маскировка челтәрләре үрә.
Күптән түгел генә авыл халкы берләшеп, чираттагы гуманитар ярдәмне җыюда актив катнашты. Авылның тырыш һәм актив кешеләре кыска вакыт эчендә кирәкле әйберләрне туплап, ярдәм җыю пунктына тапшырдылар.
«Авылыбызда тырыш, актив кешеләр шактый. Тиз арада гуманитар ярдәм җыюны оештырып, әйберләрне туплап, ярдәм җыю пунктында тапшырдык. Маскировка челтәрләре үрүне дә дәвам итәбез», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Любовь Тимофеева.

Волонтерлар ял итәргә туктаган арада да вакытны бушка уздырмыйлар. Алар «линейные танцы» ясап, көч туплыйлар, сәламәт яшәү рәвешен дә истән чыгармаска тырышалар. Бу, үз чиратында, аларның рухын күтәрергә һәм яңа көч белән эшкә керешергә ярдәм итә.
Иске Тәрбит авылы халкының тырышлыгы аркасында махсус хәрби операциядәге егетләр үзләрен ялгыз хис итми, аларның артында ышанычлы тыл барлыгын беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев