Районнарда яшәүче карендәшләребез хәрбиләргә булдыра алганча ярдәм итә.
Минзәлә районының Иске Мәлкән авылыннан Маркел Пузырёв үз гаиләсе белән СВОдагыларга УАЗ («Буханка») машинасы тапшырган. Машинаны тиздән махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр. Аны СВО зонасына волонтёрлар илтәчәк һәм турыдан-туры хәрбиләргә тапшырачаклар.
Бу ярдәм гаилә өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки аларның улы Ватанны саклаганда һәлак булган.
Фото: «Мензеля онлайн» төркеменнән
Нет комментариев