Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Игорь Шрыков: «Бәрәкәт» яшьләре бөтенроссия күләмендә керәшеннәрне таныта»

Игорь Шрыков Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге эшчәнлеге, яшьләр проектлары турында сөйләде.

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков яшьләр проектлары белән якыннан таныштырды. Аеруча «Керәшен яшьләре форумы», «Кряшен Чибяре» конкурсына, балалар өчен «Айбагыр» этносменасына басым ясады.

«Безнең яшьләр бүлегенең төп бурычы — крәшен яшьләрен берләштерү, милли мәдәниятне, йола-гадәтләрне саклау һәм популярлаштыру, яшьләр инициативаларын хуплау, шулай ук яшьләрне иҗтимагый һәм мәдәни тормышка җәлеп итү.

Мәдәни һәм яшьләр чаралары: «Олы кон — жакты бяйрям» («Пасха — якты бәйрәм») балалар өчен интерактив программасы; балаларны яклау көненә квест; беренче курс студентлары көне; «Покрау Чыны» яшьләр концерты; балалар өчен Яңа ел иртәсе; яшьләр өчен «КЫШКЫ ЖЫЕН» Яңа ел кичәсе. Бу вакыйгалар яшьләрне берләштерүдә һәм мәдәни традицияләрне ныгытуда ярдәм итә.

Елның төп вакыйгаларының берсе 24–26 апрель көннәрендә узган V Кряшен яшьләре форумы булды. Форум инде традицион рәвештә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яшьләр хәрәкәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләрен чишү мәйданчыгына әверелде. Форум эшендә 70 делегат, район бүлеге вәкилләре, шулай ук чакырылган экспертлар катнашты. Форум кысаларында белем бирү сессияләре, фикер алышулар, осталык дәресләре һәм мәдәни программа уздырылды.

Тагын бер мөһим мәдәни вакыйга — «Кряшен чибяре» республика матурлык һәм талант конкурсы булды. Быел бу матурлык һәм талант конкурсына әзерлекне алданрак башлыйбыз,әлеге конкурска гаризалар инде кабул ителә. Ул 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә май урталарында әзерлек этапларын башлыйбыз. «Кряшен Чибяре»ндә катнашкан һәр кыз безнең «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә килеп кушыла. Җирле керәшен оешмаларына конкурста катнашу өчен һәр районнан берәр кыз тәкъдим итүләрен сорыйм.

Безнең эштә «Айбагыр» этномәдәни сменасы аерым урын алып тора. 2025 елда катнашучылар саны — 104 бала. Смена программасына традицион культура буенча осталык дәресләре, иҗади шөгыльләр, белем бирү лекцияләре, милли уеннар һәм чаралар керде. Киләчәктә, 2027 елда, катнашучылар санын 170 кешегә кадәр арттыруны максат итеп куябыз. 

2025 елда КВН хәрәкәтендә катнашу безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе булды. Керәшеннәрнең КВН командасы «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасында 3 тапкыр чемпион калган команда. Узган ел чемпион исеме алып, әлеге уенда үз чыгышыбызны төгәлләп, матур итеп саубуллаштык. Быел Сочида узган 37нче Халыклара КВН фестивале «КиВиН 2026»да катнаштык.

Бу мөмкинлек өчен без Иван Михайлович Егоровка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аның ярдәме белән безнең яшьләр бөтенроссия күләмендә үзләрен күрсәтә, тәҗрибә туплый һәм кершеннәрне таныту эшен дәвам итә ала.

Яшьләр бүлеге вәкилләре ноябрь аенда IV «Көньяк Урал нагайбәкләре» төбәкара иҗтимагый форумында катнаштылар. Форум кысаларында без яшьләр бүлеге эшчәнлеге турында сөйләдек, шулай ук КВН буенча осталык дәресе үткәрдек. 

2026 елга планнар: рождество утырулары; крәшен командасының «Әйдә шаярт» татар лигасы сезонында катнашу; социаль челтәрләрдә «Буыннар буйлап» флешмобы; яшьләр мини-проектлары өчен грантлар конкурсы; хәйрия концерты; «Олы кон — жакты бяйрям» балалар өчен интерактив программа;  «Кряшен чибяре»  конкурсын уздыру; «Айбагыр» балалар этник сменасын уздыру; «Жашляр учагы» этно-кемпингы; беренче курс студентлары көне; «Покрау чыңы» яшьләр концерты; «Бәрәкәт 2027» стратегик сессиясе; балалар өчен Яңа ел тамашалары; яңа ел кичәсе «Кышкы Жыен». Шулай ук без яшьләр арасында, эчке, мини-грантлар конкурсы — яңа проектны, эшләтеп җибәрүне планлаштырабыз. 

Әлбәттә, һәр проектыбызга ярдәм итүче, хәрәкәтебезне үстерүгә зур көч, финанс һәм энергия салучыИван Михайловичка рәхмәт, – дип, Иван Егоровка рәхмәт сүзләре белән тәмамлады Игорь Валерьевич.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев