Язучы Зинаида Захарова «Тукай йолдызлыгы» конкурсының кызыксындыру премиясе лауреаты булды
16 апрель көнне Татарстан Милли китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Бәйге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
«Республикада һәм татар дөньясында Тукай елы бара. Без – Тукай халкы, бәхетле һәм мәгърифәтле, галим һәм рухи яктан бай, чөнки безнең Тукай кебек шәхесләребез бар», — диде тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов.
«Тукай йолдызлыгы» конкурсы җиңүчеләрен Татарстан республикасы Милли китапханәсендә бүләкләделәр. Һәр номинациядә җиңүчеләрдән тыш, «күрсәтелгән кызыксынулары өчен» катнашучыларны да сертификат һәм акчалата бүләк белән билгеләп үттеләр.
Конкурс сигез номинациядә үткәрелде.
Бүләкләнүчеләр арасында прозаик, педагог, Татарстан язучылар берлеге члены, карендәшебез Зинаида Захарова да бар. Ул «Тукай йолдызлыгы», конкурсының «шигырьләр шәлкеме» номинациясендә кызыксындыру премиясе лауреаты булды.
«Бу көнне Милли китапханәдә зур бәйрәм булды. Гала-концерт, котлаулар. Мин бик шат. Тукай премиясе лауреатлары, халык шагыйрьләре белән бергә, сәхнәдә басып тору минем өчен зур дәрәҗә. Бәйгеләрдә катнашырга кирәк икән», — ди карендәшебез Зинаида Захарова.
Фото З.Захаровадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев