Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ясминур Гыйззәтуллина: «Ксения Александрова «үз көче белән» дигән сүзгә үрнәк булырлык кеше»

Керәшенчә марафонда Менделеевскиның Сәйтәк авылыннан Ясминур Гыйззәтуллина яшь талантлы керәшен кызы Ксения Александрова белән таныштырды.

Ксения, чын мәгънәсендә, «үз көче белән» дигән сүзгә үрнәк булырлык кеше. Аның активлыгы мәктәп елларыннан ук башлана. Менделеевскида укыган вакытында да ул авыл тормышыннан читтә калмады. Сәйтәкнең «Карендәшләр» керәшен ансамбле белән һәр чарада катнашты.

Аерым җырлап, бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулады. Аның таланты район, республика күләмендә дә танылды. Ике ел рәттән «Кряшен чибяре» бәйгесендә катнашып, туган авылының исемен лаеклы яклады. Бүген Ксения Казан милли тикшеренү технология университетының 2нче курс студенты. Укуында да зур уңышлар яулый, һәрчак алдынгылар рәтендә.

«Туым жондызы» конкурсында I урынга лаек булды. «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы эшчәнлегендә актив катнаша. Ксения кайда гына булса да, үзенең кече Ватанын онытмый. Без бер-беребезгә ярдәмләшеп, тыгыз элемтәдә яшибез.

Ясминур Гыйззәтуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев