Яр Чаллыда керәшеннәрнең «Нардуган» бәйрәме зурлап үткәрелде
18 январь көнне Яр Чаллы шәһәрендәге «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында 34нче тапкыр керәшеннәрнең йола бәйрәме – Нардуган узды.
Бу чара керәшеннәрнең милли мәдәниятен һәм йола-гадәтләрен саклауның матур бер күренеше булды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов катнашты
Бәйрәмне Татарстанның халык артисты, шәһәр советы депутаты, җирле керәшен оешмасы җитәкче Виталий Агапов алып барды. Төп кунаклар — Минзәлә районының Кадрәк авылы мәдәният йортының «Туганайлар» фольклор ансамбле, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары, «Марий Сем» мари ансамбле артистлары, аерым җырчылар булды. Алар тамашачыларга халкыбызның бай тарихын һәм мәдәни мирасын чагылдырган халык җыруларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр.
«Нардуган фестивале ел саен йөзләгән кешене җыя һәм Татарстанда яшәүче халыкларның йола-гадәтләренә игътибарны арттыра. Мондый чаралар ярдәмендә халыкның рухи мирасы саклана, яшь буынга үз тамырларына һәм тарихына хөрмәт тәрбияләнә», — дип билгеләп үтте Чаллы шәһәренең керәшен оешмасы җитәкчесе, халык артисты Виталий Агапов.
Бәйрәмгә нардуган булып киенеп килгән кешеләр дә булды. Виталий Васильевич алар белән дә таныштырды. Араларында кемнәр генә юк?!
«Нардуган»да җырлап-биеп кенә калмадылар. Елдагыча, сәхнәдә, тамашачы алдында, пирмәнкә ясау, коймак пешерү конкурсы да булды. Соңыннан, бәйрәм коймагы белән залдагы тамашачыларны да сыйлаганнар.
Бәйрәм атмосферасы халык иҗатының якты төсләре, җырларның ихлас башкарылуы һәм катнашучылар белән тамашачылар арасындагы җылы мөнәсәбәт белән тулы иде. Нардуган кышны һәм кояшны каршы алуның чын бәйрәме булып, ул Татарстанның төрле районнарыннан килгән кешеләрне берләштерде һәм милли традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Фото: «Родник» халыклар дуслыгы йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев