Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Январь аена сынамышлар: буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә

Елның беренче аена халык сынамышлары. Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була дип ышанганнар.

1 январь – ел нинди һава торышы нинди булса, ел шундый килә.

2 январь көнне никадәр суык булса, җәй шулкадәр салкынрак килер.

3 январь көнне морҗадан чыккан төтен өскә таба күтәрелсә, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

4 январь көнне боз сөңгеләре пәйда булса, җәй уңышлы килер.

5 январь көнне көн суык булса, икмәк тә, яшелчә дә уңар. Җылы, аяз көн мул уңыш вәгъдә итми.

6 январь төнендә күктә йолдызлар күп күренә икән, җиләк уңар.

7 январь  – Раштуада көн суык булганны яраталар. Ул – мул уңыш билгесе. Әгәр бу көнне кар эри башласа, мул уңыш көтмәгез.

8 январь  көнне йомшак кар яуса, 19 гыйнварда көн бик суык булыр.

9 январьда чәүкә һәм каргалар тавышланса, тиздән буран чыгар.

10 январьда песи борынын яшереп, бөгәрләнеп ятса, кыш озын һәм суык булыр.

11 январьда көн аяз һәм җылы булса, иртә яз билгесе.

12 январь көнне җил бер басылып, бер көчәйсә, язын да кар явар.

13 январь көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.

15 январь төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 январь  көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 январьда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

18 январь төнендә күктә йолдызлар күп була икән, көчле суыкларга ишарә.

19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

20 январьда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

21 январьда  көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.

22 январь — көн кояшлы булса, җәй озын булыр.

23 январь да җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма суык була.

24 январь да каурыйсыман болытлар – иртә җәй билгесе.

25 январь кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

26 январь көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 январьда йолдызлар күп булса — буран булыр, сирәк икән — аяз, суык һава торышы көтегез.

28 январьда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.

29 январьда карлы, җылы көн — эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.

30 январьда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

31 январь — айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр.

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев