Яңа Усы мәктәбе музеенда «Безнең мәктәп тарихы» дигән темага сөйләшкәннәр
Мөслим районының Яңа Усы авылы мәктәп музеенда 3-6 класс укучылары өчен «Безнең мәктәп тарихы» дигән музей дәресе үткәрелгән.
Балалар белән музейда мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Роза Петрова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елизавета Митюшкина да булганнар.
«Алар укучыларны төрле елларда мәктәп директоры булып эшләүчеләрнең хезмәте турындагы материаллар белән таныштырдылар. Балалар аларның биографияләреннән фактларны белделәр, шәхси фотосурәтләрен һәм әйберләрен карый алдылар. Балалар 1950-1960, 1970-1990 елларда мәктәптә нинди укытучылар эшләгәне турында да белделәр. Мәктәп музеенда тупланган иске фотосурәтләр буенча, балалар мәктәпнең ничек үзгәргәнен, укытучылар һәм чыгарылыш укучылары нинди чараларда катнашканын күрделәр», – дип сөйләде мәктәп директоры Надежда Михайловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев