Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усы авылында «Яшьнәп яшә җырлы халкым» исемле смотр-концерт узды

Быел - Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Шуңа күрә алда безне дуслык, йолаларны хөрмәтләү һәм илебезнең төрле мәдәниятләренә багышланган бик күп чаралар үтә.

Мөслим районының Яңа Усы авылы да читтә калмады. Мәдәният йортында авылның талантлы үзешчәннәре катнашында «Яшьнәп яшә җырлы халкым» дип исемләнгән матур смотр-концерт булып узды.

Бу чарада мәктәп коллективы да бик актив катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Укучылар һәм укытучылар бергәләшеп, җыр-моңга күмелгән матур чыгышлар әзерләделәр. Аларның энергиясе һәм энтузиазмы тамашачыларны да бик җылы кабул итте.

«Концерт авылның рухи тормышын баетты, кешеләрне берләштерде һәм күңелләрен күтәрде», – дип сөйләде Миләүшә Филипова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев