Яңа уку елы алдыннан төрле район укытучылары мәктәпләрнең әзерлеге турында сөйләделәр
1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңа кагыйдәләр урнаштырыла. Татарстанның - Лениногорск, Мамадыш, Зәй, Башкортстанның Бакалы районындагы авыл мәктәпләре укытучылары яңа уку елына әзерлекләре турында искәртте.
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә контроль эшләр саны киметелә. Җәмгыять белеме урынына, 5нче-7нче классларда “Безнең төбәк тарихы” фәне керә башлый. Мәгариф системасында тәҗрибәләр ясала торган пилот төбәкләрдә укучының тәртибе өчен дә билге куела башлаячак. Укучылар ЕГЭ тапшырганда, аудиториядә ата-аналарф да утыра алачак. Мәктәпләрдә медицина белгече вазифасы кертелә, медпунктлар яңартып җиһазландырыла.
Яңа уку елы башланыр алдыннан без, төрле районнар белән телефон аша элемтәгә кереп, андагы яңалыклар, мәктәпләрнең әзерлеге турында сөйләштек.
Лениногорск районының Федотовка мәктәбеннән Александр Григорьев: “Авылыбызда – ике катлы тугызеллык мәктәп. Коллективта югары белемле педагоглар эшли. Укытучылар – 7, ә укучылар – 14. 2025-2026 уку елында 1нче класска бер бала килә. Мәктәп яңа уку елына әзер. Мәгариф системасындагы барлык үзгәрешләр безнең коллективка да кагыла. Мәктәптә туган тел укытыла, түгәрәкләр эшли, балалар ялын оештыручы-педагог укучыларны “Беренче кыңгырау” бәйрәменә әзерли”, – диде.
Мамадыш районының Албай мәктәбе директоры Климентий Кирушин: “Мәктәптә быел 5 бала булачак дип тора идек, авылыбызга шәһәрдән бер гаилә кайтты. Өч балалары да бездә укыячак. Укучыларга дәреслекләр җитә”, – дип шатлыгы белән уртаклашты.
Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры Валентин Мартемьянов: “Яңа уку елына әзерлек бик яхшы бара, косметик ремонт ясалды, стеналар, идәннәр буялды, мәктәп территориясе чүп үләннәрдән чистартылды. Быел мәктәптәге 9 класста барлыгы 23 бала белем алачак. Беренче класска 2 бала керә. Мәктәпнең үз автобусы бар, аның белән якын-тирә авыллардан (Урта Баграж, Югары Баграж) 9 бала укырга йөриячәк. Мәктәп карамагындагы бакчада 4 бала тәрбияләнә. Мәктәптә – 10 укытучы, барлык фәннәрне дә укытырга мөмкинлекләр бар”, – дип хәбәр итте.
Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Илек мәктәбе укытучысы Галина Кузнецова белән дә сөйләштек. Аларның мәктәпләрендә укучылар саны куандырырлык – 37! Балалар бакчасына 15 нәни йөри. Берничә ел элек кенә, классларда 37 бала булганга сөенә идек, ә хәзер... “Мәктәпкә әзрәк ремонт ясалды. Укыту программасына кертелгән үзгәрешләр дә каралды. Әти-әниләр дә балаларына мәктәп формалары, уку кирәк-ярагы әзерләгәннәр”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев