Яңа Мәлкәндә солдатлар өчен тәмле чәй әзерләделәр
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында яшәүчеләр «Ярдәм янәшә» дип исемләнгән хәйрия акциясенә актив кушылдылар.
Авылның мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларны сөендерү максатыннан, шифалы үләннәрдән тәмле чәй пакетлары әзерләделәр. Бу игелекле эшне оештыручыларның берсе, китапханәче Зөлфия Равилова.
«Без гади кара чәйгә өстәп, төрле шифалы үләннәр дә салабыз. Нәтиҗәдә, бик тәмле һәм файдалы чәй килеп чыга. Безнең солдатларыбыз бу чәйләрне эчеп, дошманнарга каршы торырлык көч-куәт алыр, һәм, әлбәттә, җиңү белән туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, дип телибез», – дип сөйләде ул.
Бу акция Яңа Мәлкән авылы халкының Ватанны саклаучыларга булган хөрмәтен һәм ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтә. Һәр кечкенә эш, һәр җылы сүз солдатларның рухын күтәрә һәм аларны алдагы сынауларга әзерли.
Зөлфия Равилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев