Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә патриотик сәгать узган

Минзәлә районының Яңа Мәлкәән авыл китапханәсендә Украинада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташ егетләренең батырлыгына багышланган «Безнең якташлар» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәргәннәр.

Китапханәчеләр, әлеге чараны оештырып, яшь буынга Ватанны саклауның мөһимлеген, хәрби хезмәтнең изге бурыч булуын аңлатырга омтылганнар.

«Укучылар солдатларыбызның көндәлек тормышыннан мисаллар китереп, аларның рухи ныклыгын, батырлыгын һәм фидакарьлеген ассызыкладылар. Чара ахырында катнашучылар «Сугыш беркайчан да булмасын» дигән девиз белән сугыш турындагы әдәбият, альбомнар һәм папкалар белән таныштылар. Бу өлеш сугышның аянычлы нәтиҗәләрен күрсәтеп, тынычлыкның кадерен аңларга ярдәм итте. Китапханәдә тәкъдим ителгән материаллар сугышның кешелеккә китергән газапларын, югалтуларын һәм фаҗигаләрен чагылдырды. Әлеге патриотик сәгать  якташларыбызның батырлыгын мәңгеләштерүгә һәм киләчәк буыннарда патриотик рухны ныгытуга юнәлтелгән мөһим чара булды», – дип хәбәр итте Яңа Мәлкәннән Зөлфия Равилова.

Фото: З. Равилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев