Яңа Илектән Такашовалар фестивальдә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар
31 мартта «Торатау» Конгресс-холлында гала-концертта «Россия мәктәбе язлары» фестиваль-проектының төбәк этабы йомгаклары ясалды.
Бу — Башкортстан Республикасының Беренчеләр Хәрәкәте тарафыннан Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, шәһәрләр һәм районнар белән берлектә талантлы һәм энергияле балалар өчен тормышка ашырыла торган флагман проекты.
Ике айлык конкурс марафоны республиканың 2000 катнашучысын берләштерде. Алар арасында Бакалы районындагы Яңа Илек авылының талантлы кызлары — Кристина һәм Регина Такашовалар да бар.
«Алар «Россия мәктәбе язлары — 2026» гала-концертында катнаштылар һәм II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Без безнең йолдызларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз һәм аларга яңа иҗади җиңүләр, илһам һәм зур алкышлар телибез. Аерым рәхмәт — ата-аналарга. Яшь талантларга сәләтләрен ачарга ярдәм иткәнегез, репетицияләргә озатып йөргәнгә, уңышка ышанганга һәм аларга үзләренә ышаныч биргәнгә рәхмәт», – дип әйтә мәктәп директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе
Елена Кудряшова.

Елена Кудряшова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев