Яңа Илек халкы – тирә-юньне чистарту эшенә тотынды
Язның беренче җылы көннәре белән бергә, карлар эреп, астында калган чүп-чарлар күренә башлады.
Бу – барлык авыл халкы өчен гадәти күренеш. Һәр елны, бигрәк тә Олы көн бәйрәме алдыннан, халык өмәләргә чыга, тирә-юньне чистартып, язны каршыларга әзерләнә. Бакалы районының Яңа Илек мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә бердәм булып, өмәгә чыктылар.
«Без Илеш районы чигеннән башлап, клуб бинасына кадәр булган юл буендагы территорияне тәртипкә китердек. Максатыбыз – үзебезнең һәм авылга килүчеләр өчен юлны чистарак, матуррак итү. Җыелган чүп-чарны җыеп, тирә-юньне чистарту.. Без юлдан үтеп баручылардан игътибарлырак булуларын һәм юл читләренә чүп ташламауларын сорап калабыз. Киләчәктә дә уртак яшәү урыныбызның чисталыгын бергәләп саклыйк», – ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Снежана Шадрина.
Билгеле булганча, 1 апрельдән 31 майга кадәр республика территориясен чистартуга юнәлдерелгән санитар-экологик икеайлык бара.
Снежана Шадрина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев