Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Илек мәктәбендә сүз осталары белән очрашу узган

21 март – Бөтендөнья шигърият көне. Әлеге бәйрәм алдыннан Бакалы районының Яңа Илек мәктәбендә «Туган ягым шагыйрьләре» дип исемләнгән иҗади очрашу узган.

Кичә кунаклары булып гомеренең күп өлешен әдәбият укытуга багышлаган ветеран педагоглар килгән. Алар: Россия федерациясе мәгариф отличнигы Нина Иванова, Башкортстан республикасы мәгариф отличнигы Раиса Кузнецова һәм Ирина Павлова.

«Карендәшебез Нина Дмитриевнаның чыгышы аеруча зур тәэсир калдырды. Ул мәктәпкә гомереннең 38 елын багышлаган. Бу һөнәргә тугрылык, күпкырлы талант һәм укучыларга булган самими мәхәббәт тарихы. Ул еллар буена балаларга белем биреп, халкыбызның йола-гадәтләрен һәм мәдәнияте матурлыгын да җиткергән. Моннан тыш, Нина Дмитриевна рус теле, тарих һәм сынлы сәнгать дәресләрен дә уңышлы алып барган», – дип чара барышы белән таныштырган директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе  Елена Кудряшова.

Нина Дмитриевнаның иҗат юлы мәктәп елларыннан ук башланган – ул вакытта ул беренче тапкыр каләмгә тотынган һәм шигырьләр яза башлаган. Шигърият аның өчен хисләрне белдерү, дөньяны аңлау һәм эчке яктылыгын тирә-юньдәгеләр белән уртаклашу чарасына әйләнгән. 2024 елны «Тормыш тиз уза» китабы дөнья күргән. Бүген Нина Дмитриевна лаеклы ялда, ләкин аның мәгарифкә һәм мәдәнияткә керткән өлеше яши – укучылар хәтерендә, коллегалар тәҗрибәсендә, аның шигырь юлларында.

«Балалар да, коллегалар да аның шигырьләрен зур игътибар белән тыңладылар. Раиса Дмитриевнаның сүзләрендә йола-гадәтләрнең көче, буыннар хәтере һәм мәдәниятнең матурлыгы саклануын аңлатты. Ирина Витальевна да үзенең шигъри юлы ничек башланганы турында сөйләде. Бу яшь тыңлаучылар өчен илһам бирүче үрнәк булды.

Балалар Ирина Витальевнаның әни турындагы шигырьләрен аеруча игътибар белән тыңладылар: аларда җылылык, рәхмәт һәм наз яңгырады. Бакалы турындагы юллар да балаларга туган якларына яңача карарга, аларда матурлыкны күрергә ярдәм итте.

Күңелле сюрприз булып тарих укытучысы Лида Дамировнаның чыгышы булды, ул да үзенең иҗаты белән уртаклашып, күңелгә үтеп керә торган шигырь укыды. 

Мәктәп директоры мондый очрашуларның буыннар арасындагы күпер булуын, мәдәни мирасны сакларга ярдәм итүен билгеләп үтте. Авыл китапханәчесе балаларны күбрәк китаплар укырга, яңа исемнәр һәм жанрларны ачарга чакырды.

Кичә җылы, дусларча атмосферада узды – шигырьләр яңгырады, көлүләр ишетелде, ә балаларның күзләрендә илһам нуры балкыды»,  – дип тәмамлады сүзен Елена Кудряшова.

Елена Кудряшова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев