Якты Күлдә район буенча биатлон ярышы узган
5 март көнне Зәйнең Якты Күл авылында Биатлон буенча мәгариф оешмалары укучылары арасында ярышлар узды.
Бу чара спорт сөючеләрне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны һәм өлкән буынның спорт традицияләрен яшь буынга тапшыруны максат итеп куйды. Район ярышларында катнашу өчен Зәй шәһәре һәм Зәй районының төрле мәктәпләреннән командалар җыелды.
Ярышларны оештыруда Якты Күл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертте. Алар ярышларның төп оештыручылары да, һәм жюри членнары да иде.

Якты Күл мәктәбенең командасы бу ярышларда бик уңышлы чыгыш ясады. Владислав Никитин, Артем Черяшов, Арина Деевалардан торган команда гомуми командада 2нче урыннны яулады. Бу зур казаныш, әлбәттә, командадагыларның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Аерым алганда, Никитин Владислав шәхси зачетта 1нче урынны яулап, иң яхшы биатлончы исеменә лаек булды. Аның бу җиңүе – күп айлык көндәлек күнегүләр, максатчанлык һәм зур теләкнең җимеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев