Я.Емельянов исемендәге үзәктә Кәләй керәшеннәре концерты була
Әлмәт районының Кәләй авылы керәшеннәренең «Кәләем» халык фольклор ансамбле быел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Җырчы Җәкәү йортында музыкаль кичә була.
Кичәдә «Кәләем» ансамбле; шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлы; шагыйрә Зинаида Захарова, шулай ук «Асыл бизәк» ансамбле дә катнашачак. Бәйрәм бик күңелле булырга ошап тора. Җыр-бию, шигъри сүз белән үрелеп барачак.
Концерт 12 март көнне, кичке 18:00 Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булачак. Керү ирекле.
* * *
«Кәләем» халык фольклор ансамбле 1976 елда оеша. Ансамбльгә шул елларда авыл советы председателе булган Илья Брагин һәм клуб җитәкчесе Александра Казакова нигез сала. Коллектив Әлмәт районындагы барлык чараларда һәм керәшен мәдәниятенә багышлап, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә актив катнашып призлы урыннар яулый.
«Кәләем» — республикакүләм Питрауның да ел саен көтеп алынган кадерле кунакларыннан берсе. Ансамбльнең казанышларын барлык төбәкләрдә дә белеп торалар, Бөтендөнья Сабантуйлары да алар катнашында уза. Санкт-Петербург, Сургут, Латвиянең — Рига, Германиянең — Берлин шәһәрләренә, хәтта Карелиягә кадәр җитеп, керәшен җыруларын яңгыратучылар да — кәләемлеләр. 2013 елда ансамбльгә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия тапшырыла. Хәзерге көндә дә ансамбль район, республика күләмендәге чараларны калдырмый. «Кәләем» ансамбленең хәзерге җитәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Брагина-Исламова.
«Кәләем» халык фольклор ансамбле һәрвакыт яңалыкка омтыла. Үз репертуарын өзлексез баетып, тамашачыны яңа җырлар, биюләр белән сөендереп тора.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев