«Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә Юрий Павловка таныклык тапшырылды
XVII «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең нәтиҗәсе буларак, яшь режиссерларга квалификацияне күтәрү буенча таныклыклар тапшырылды. Фестивальнең ябылу тантанасы Әлмәт театрының әлеге фестивальдә дебют буларак катнашкан «Җиләкле җәй» комедиясеннән соң булды.
3-7 декабрь көннәрендә Казанда төрле өлкәләрдән килгән театр коллективлары спектакльләр тәкъдим итте. Шулай ук Татарстанның яшь режиссерлары өчен мәртәбәле педагоглар тарафыннан уку-укыту программасы алып барылды.
«Без якты, күңелле, шаян, музыкаль спектакль карадык. Фестивальнең финалына әнә шундый күңелле спектакль белән килдек», — диде фестиваль педагогларының берсе, ГИТИС профессоры, Россиянең халык артисты Борис Морозов.
Фестиваль кысаларында белем алган яшь режиссерларга таныклыкны Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева кулыннан 20 яшь режиссер алды. Алар бөтенесе дә республиканың дәүләт театрларында эшләүче һәм режиссура белән кызыксынучы артистлар. «Театр ул үзенчәлекле урын — анда тамашачы да өйрәнә һәм үзен таба. Безнең институтны тәмамлаган яшьләр телне һәм мәдәниятне саклап театрларда эшли», — дип билгеләп үтте ректор.
Таныклык алучылар арасында Түбән Кама театрыннан карендәшебез Юрий Павлов та бар. Ул чыгышы белән Балтач районының Субаш авылы егете. Казан театр училищесын тәмамлагач, 2007 елда ул Түбән Кама татар драма театрына эшкә килә. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Россия театр эшлеклеләре союзы члены. 2011 елда Татарстан хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм буларак бирелә торган грантына ия була. 2021 елда ул «Габдулла Тукайның тууына – 135 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнә. Бу истәлек билгесе аңа, режиссер буларак, Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиевнең «Карурман аша» пьесасын сәхнәләштергәне өчен бирелә. 2023 елда Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә лаек булды.
Татар-информ
Фото: Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев