«Һич өйдә утырасы килми»: Сарманнан Анна Гомәрова гел хәрәкәттә
Сарман районы ветераны Анна Гомәрова өчен бию – озын гомерлелек сере. Ул керәшен, татар, мари һәм рус биюләрен оста башкарган. Бүген дә фестиваль-конкурсларда актив катнаша.
Анна Гомәровага 13 яшь булганда, гаиләләре белән Яңа Бүләк авылына күченәләр. Илһам Шакировлар гаиләсе белән аралашып яшиләр. Ә соңыннан аның тормышы Сарман белән бәйләнә.
– Мәктәптә укыганда, тәнәфесләрдә биюләр, кызыклы уеннар оештыралар иде. Мин кечкенәдән биергә яраттым, шул чараларның үзәгендә кайнадым, – дип искә ала ветеран.
Кияүгә чыккач та, биюдән аерылмый ул. Район мәдәният йорты каршында эшләүче ансамбльләргә йөри, хорда җырлый, бии. Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбленең дә активисты ул.
Сарманнан 12 километр ераклыктагы авылга юлаучы машиналар, такси белән барган чаклары да күп була. Әмма яраткан шөгыленнән аерылмый. Аның репертуарында – керәшен, татар һәм мари биюләре. Шактый еллар рус халык биюен дә башкарган.
Ансамбль белән республика ветераннары арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестивалендә, «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында һәм башка бәйгеләрдә катнаша.
«Татарстан Республикасы мәдәнияте тармагындагы инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресуср үзәге»нең Почет грамотасына һәм башка бүләкләргә лаек була. Бүгенге көндә ул «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, ул үткәргән чаралардан да читтә калмый.

Анна түти – районның танылган спортчысы да. Мәктәптә укыганда ук спорт ярышларында беренчелекне бирмәгән ветеран йөгерергә, чаңгыда йөрергә һәм йөзәргә ярата. Район күләмендә үткәрелгән бу төр ярышларда еш кына беренче урыннарны ала. Район Сабантуйларыннан да читтә калмый. Сәүдә тармагында 42 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.
– Һич кенә дә өйдә утырасы килми, тормышны, хәрәкәтне яратам, – ди ветеран.
Улы Дилүс Гомәров та – оста җырчы, бик күп республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар җиңүчесе. Шул ук вакытта Халыкара бәйгеләрдә дә зур җиңүләр яулаган танылган спортчы да.
Фото: Сарман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев