«Татарстан үзенә гашыйк итә» – бу сүзләрне ишеткәндә, кайберәүләр елмая, кайберәүләр уйлана, ә күпләр исә горурлана. Карендәшләребезгә «Татарстан турында уйласагыз, күз алдыгызга нәрсә килә?», «Туган як белән нәрсә бәйли?» дигән сораулар бирдек.
Галина Смирнова, 28 яшь, Мамадыш:
— Татарстан дигәч, күз алдыма башкалабыз Казан килә. Фотоларда Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кремльдәге Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете күренеше бар бит әле — беренче булып шул картина күз алдыма килә. Кунакларга Мамадышны күрсәтер идем. Табигате гаҗәп матур, тарихы бай, күренекле кешеләре күп. «Дан алеясы» гына ни тора! Адым саен тарихи биналар каршы ала, һәйкәлләр күп, музее бай. Күренекле кешеләр туган авылларда да музейлар эшли. Кызганыч, керәшеннәрдән беренче укытучы, священник Василий Тимофеев музее юк; бердәнбер изгебез Петр Гаврилов музее булсын иде; биш геройлы Албайда бик бай музей бар барын, комплекс итәрлек авыл бит әле ул. Мин үзебезнең районда эшләвем белән горурланам. Мамадыш зур шәһәр түгел, инде хәзер бик күп кешесен беләм. Еш авылга кайтам. «Безнең авылның үз исе, үзгә һавасы бар», — дигәч, әни кычкырып көлә. Авылның иң матур урамында үстем мин. Бөтен кешегә дә үз урамы якындыр инде ул, димәгез. Каршыда чишмә, бөдрә таллар, үзенең күле бар. Шуңа да «Күл урамы» аның исеме. Татарстан халкын дуслык берләштерә дисәм, бик дөрес. Ләкин мин Татарстан халкын югарыдан алып барыла торган милли сәясәт берләштерәдер дип уйлыйм. Бездә халыкларны зурлый беләләр. Бәйрәмнәрне генә күз алдына китерик: рус, татар, мари, удмурт, чуаш, керәшен бәйрәмнәре. Җәмгыятебезнең нигезе — күпмилләтле халык. Бу купшы сүзләр генә түгел. Туган ягыбыз матур булсын, чәчәк атсын. Кешеләре бай һәм бәхетле булсын! «Бу минем туган ягым!» — дип горурланырлык булсын! «Ракета куркынычы», «БПЛА куркынычы» дигән хәбәрләр килмәсен. Кайгылы хәбәрләр килүдән туктасын. Тынычлыкка, дуслыкка ни җитә?!
Дарья ДЕМЕНТЬЕВА,
КФУ студенты
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев