Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе конкурсында Геннадий Макаровның «Этнические музыкальные инструменты татар» альбом-китабы зур бүләккә — Россия дәүләт думасының милләтләр эше комитеты Рәхмәтенә лаек булды.
Конкурс Россия халыкларының милли культурасы тарихына һәм хәзерге үсешенә, багышлап уздырылды. Аңа илебездәге нәшриятләрнең 80еннән 200дән артык исемдәге китап тәкъдим ителгән.
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты, этномузыколог, фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровның альбом-китабы дәүләт думасы Рәхмәтенә ия булуы — карендәшебез хезмәтен югары бәяләү. Геннадий Михайловичның күптән түгел басылып чыккан «Керәшеннәр мәдәниятендә халык музыка кораллары» китабы да мәдәни мирасны барлау, саклау ягыннан зур әһәмияткә ия.

Фото: Алиса Ахметшина, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
Нет комментариев