Гаилә үзәге янындагы Яңа ел чыршысы кайчан ачылачак?
«Казан» Гаилә үзәге янындагы үзәк Яңа ел чыршысы 23 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә ачылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.
Азат Абзалов шулай ук Казанда Яңа ел төнен бәйрәм итү турында да сөйләде.
«Россия Президенты һәм Татарстан Рәисенең котлауларын ике мәйданчыкта карарга мөмкин: «Черек күл» паркында һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында. Мәйданчыкларда бәйрәм чаралары беренче гыйнвар төнге икегә кадәр дәвам итәчәк», — дип уртаклашты ул.
Ул шулай ук бүгеннән башлап гыйнвар бәйрәмнәре тәмамланганчы шәһәр буенча Яңа ел темасына багышланган 500 дән артык төрле чара узачагын билгеләп үтте.
Шәһәр халкы һәм кунакларын көндәлек балалар Яңа ел спектакльләре, кавер-төркемнәр, диджейлар, Казанның иҗат коллективлары һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Тулы программаны «Минем Казан» сайтында табарга була.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев