Фирая Моратова: «Журналистика — гомер буе яшәү рәвешем булды»
«Туганайлар» редакциясенең бүгенге коллективы белән таныштырабыз. Фирая Моратова газетабызда редактор булып эшли.
— Ун яшемдә «Яшь ленинчы» газетасына, «Ялкын» журналына язудан башланган мавыгуым гомерлек һөнәргә әйләнде. Керәшен газетасы белән хезмәттәшлеккә килгәндә, Түбән Камадагы «Туган як» газетасы чыга башлаган елларда ук башланды ул. Район газетасында «Карендәш» сәхифәсен алып бардым. Үзем редакциядән киткәнче, 26 елга якын айга бер мәртәбә биреп бардык «Карендәш»не. Моннан тыш, Ямаш Игәнәй вафат булгач, редактор булып калган якын танышыбыз Людмила Белоусовага «Керәшен сүзе» газетасын чыгарыштык. Катлаулы хәлләр килеп тугач, Виктор Шадрин белән бергәләп, аның бер ун санын үз көчебез белән чыгарырга да туры килде. Тора-бара «Туганайлар» газетасында да язмаларыбыз күренгәләде. Казанга күченеп килгәч, Людмила Даниловнаның чакыруы буенча «Туганайлар» белән хезмәттәшлекне яңарттым.
Журналистика — гомер буе яшәү рәвешем булды, аны беркайчан да билгеле бер сәгатьләр белән чикләнгән эшкә санамадым. Журналист өчен көн дә, төн дә юк. Түбән Камада эшләгәндә, ул елларда әле республиканың баш гаишнигы булган Рифкать Миңнеханов килде. Интервью алу өчен эчке эшләр идарәсенә җыелдык. Беренче сорауны биреп өлгермәдек, «химия» юлында җитди авария булган дип, җитәкчеләр шунда китте. Төнге сәгать унбер тулып узгач кына кайттылар. Бер-ике журналист кына калган идек. Үзен көтеп утырганыбызны күреп гаҗәпләнсә дә, сорауларыбызга җавап бирде.
Узган гасыр азагындагы хәбәрдарлык чорында сәясәт, икътисад мәсьәләләре журналистларның игътибар үзәгендә булды. Аналитик язмаларга өстенлек бирелде. Хәзер — башка заман, тизлек чоры кешеләренең тормыш ритмы да башка. Көндәлек яңалыкларны алар кулларындагы телефоннан, андагы МАХ группасыннан да белеп торалар. Шуңа да газеталар үз укучысын алар күңеленә якын булган язмалар (сәнгать, мәдәният, кешеләрнең гыйбрәтле язмышлары, халыкларның мәдәни тарихы һ.б.) белән саклап калырга тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев