Хәбәрләр

Федоровкада тәре табылган урынга Башыру качы куелды

Узган шимбәдә Зәйнең Федоровка авылы активистлары мөһим һәм чын мәгънәсендә ару эш башкардылар — Алла Анасының Иверская тәресе табылган урында Башыру качы урнаштырдылар.

Федоровкада тәрене ничек тапканнар соң?

Бу тарих ерак 1914 елда була. Скворцовлар гаиләсеннән ике бертуган — 12 яшьлек Павел һәм 8 яшьлек Константин «Татар сазы» чишмәсе янындагы үзәндә уйнап йөргәндә, җирдән чыгып торган әйберне күреп калалар. 
Балалар аны кызыксынып казып чыгаралар. Ул Алла Анасының Иверская тәресе була. Табышларына шатланып, өйләренә, кош тоткандай, кайтып керәләр һәм ата-аналарына күрсәтәләр.

Бу хәбәр авылга тарала. Авыл картлары Олы көн алдыннан җыелып, тәре табылган урында часовня-багана ясап куялар, табылган тәрене шунда урнаштыралар. Часовня янында православие бәйрәмнәрендә келәүләр үтә, бу урын халык тарафыннан изге урынга әйләнә.

Бу тарихка катнашы булган кешеләр язмышы

Павел Иванович Скворцов (1901 елның 1 июнендә туган) һәм Константин Иванович Скворцов (1906 елның 19 маенда туган) авыр язмыш кичерәләр. 1941 елның июнендә Константинны Зәй район хәрби комиссариаты Кызыл Армия сафларына мобилизацияли, ул кызылармияче булып хезмәт итә һәм 1941 елның октябрендә хәбәрсез югала. Павел да Зәй район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына, яраланып кайта, соңрак вафат була һәм туган авылы Федоровкада җирләнә.

Изге әйберне ничек саклап калганнар

Совет чорында часовня ташландык хәлгә килә, агач багана череп ава. Скворцовларның сеңлесе Екатерина Ивановна ире Григорий Спиридонов белән бергә тәрене үз өйләренә алып кайталар. Озак еллар изге әйбер аларда саклана, ә ирле-хатынлы картайгач, аны Анна Порфириевна Кустовскаяга (кыз фамилиясе Краснова) тапшыралар.

Иске Зәйдәге Крестовоздвижение чиркәве торгызылганнан соң, Анна Порфириевна тәрене чиркәүгә тапшыра. Ә 2024 елда Федоровкага күчмә чиркәү кайтарып урнаштырыла. Һәм Крестовоздвижение чиркәвендә эшләүче Анастасия Мартемьяновна Кустовская Алла Анасының Иверская тәресен шул күчмә чиркәүгә тапшыра.

 

Авыл Алла Анасының  Иверская тәресе бөркәве астында яши

Узган шимбәдә Федоровка авылында Алла Анасының  Иверская тәресе табылган урынга Башыру качы куелды. Ул тимер читән белән әйләндереп алынды. Бу эшне авыл активистлары Валентин Атласов, Леонид Краснов, Иван Матвеев, Лев Абрамов башкарды. Шулай ук бирегә Алла Анасының Иверская тәресе күчермәсе урнаштырылачак. Алга таба литургия уздырып, акафест укып, бу урынны изгеләндерергә ниятлиләр.

— “Федоровка авылын Алла Анасының Иверская тәресе бөркәве астында саклап яшәсен иде”, - дип тели бу изге эшне башкаручылар.

 

Кач ерактан күренеп тора
Кач ерактан күренеп тора

Фотолар Клара Ермолаевадан.

Зәй-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев