«Еллык эшкә йомгак һәм сәнгать күргәзмәсе»: Олы Шүрнәк авылында мәдәни бәйрәм булды
Хәбәрләр

«Еллык эшкә йомгак һәм сәнгать күргәзмәсе»: Олы Шүрнәк авылында мәдәни бәйрәм булды

27 март көнне Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында зур сәнгать бәйрәме узды.

Мәдәният йортында еллык эшчәнлеккә йомгак ясау максатыннан оештырылган чара, тамашачыларга күптөрле һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.

«Концерт программасы бик бай булды. Анда балалар һәм өлкәннәр коллективларының матур чыгышлары тәкъдим ителде. Сәхнәдә фольклор номерлары, хореография композицияләре, инсценировкаләр, шигырьләр һәм музыкаль башкарулар яңгырады. Чыгышларның жанрлар төрлелеге, халык биюләреннән һәм җыруларыннан алып заманча музыкаль әсәрләргә кадәр булуы, тамашачыларны аеруча сөендерде», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Роза Роева.

Шулай ук, чара кысаларында авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган. Бу күргәзмә – җирле талантларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Роза Роева фотолары.


Нет комментариев