Төрле яшьтәге, төрле өлкәләрдә эшләүче, төрле районнарда яшәүче карендәшләребезгә Татарстан белән бәйле сораулар бирдек.
Елена Грибакова, 41 яшь, Казан:
— Туган як — ул мин үскән шәһәр — Казан. Күзләремне йомгач, әти-әни йортын, ишегалдын күрәм, әле кичә генә дус кызларым белән шунда уйнаган кебек тоела. Ә хәзер мин бу йортка әти-әнием янына кайтып кына киләм. Вакыт шундый тиз уза. Казанда матур, истәлекле урыннар күп. Кунакларга, әгәр беренче килүләре булса, Кремльне, «Набережная» яки Бауман урамын күрсәтер идем. Яисә ике катлы автобуста шәһәрнең барлык истәлекле урыннары буйлап барган экскурсиягә чакырыр идем. Барлык диннәр храмына да, һичшиксез, барырга кирәк. Кышын, тау чаңгысында һәм сноубордта шуу белән мавыксалар, әлбәттә, аларны «Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексына алып барам. Анда рәхәтләнеп тауларда шуып та, табигать матурлыкларыннан ләззәтләнеп тә була. Шулай ук, шәһәребездә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен театрлар да күп. Туган ягым белән мине гаилә, балаларым, туганнар һәм якын кешеләрем бәйли. Татарстан халкын гореф-гадәтләр, көнкүреш, традицияләр, һәр мәдәнияткә кызыксыну һәм үзара хөрмәт берләштерә. Тыныч күк йөзе һәм барыбызның да тату яшәвен телим.
Дарья ДЕМЕНТЬЕВА,
КФУ студенты
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев