Елена Галяутдиновага Татнетны үстерү фондыннан Рәхмәт Хаты тапшырылган
Чыгышы белән Керәшен Сәрдәсе авылыннан булган Елена Галяутдинова Питрәчнең икенче мәктәп укытучысы. Ул һәм аның укучылары дөньякүләм «Әдәби марафон-2025»тә катнашты һәм иң яхшылар дип табылды.
Елга дүрт тапкыр әдәбият яратучыларны берләштерүче бу проект һәр сезонда күбрәк кешеләрне җәлеп итә. Быел Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм Төркиядән 64 катнашучы «әдәби юл күрсәтүче» статусына ия булды. Марафонны оештыручы Раил Гатауллин шәхси үрнәк — уку культурасын яңарту һәм телне саклау өчен иң яхшы ысул, дип белдерә.
«10 декабрьдә «Әдәби марафон» проекты финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Чара Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында оештырылды. 33нче тапкыр үткәрелгән марафон җәмәгатьчелектә шактый танылу алды. Ел ахырында җыелышып күрешү, йомгак ясау китап сөючеләр түземсезлек белән көтеп алган вакыйгага әверелде. Бүген меңгә якын кеше килгән иде. Тантанада марафончыларга китаплар, рәхмәт хатлары, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды», – диде Елена Николаевна.
Елена Галяутдиновага Татнетны үстерү фондыннан Рәхмәт Хаты белән бүләкләнгән.
Фото: Пестрецы-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев