Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дүсмәт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Анфиса Степановадан яңа бию костюмнары

Мамадыш районының Дүсмәт авылындагы бу проект мәдәният йортының бердәмлеген, иҗади рухын һәм киләчәккә омтылышын ачык күрсәтә.

Дүсмәт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Анфиса Степанова  биючеләр өчен искиткеч яңа юбкалар текте. Бу юбкаларның кул белән тегелә торган өлешләрен һәм матур бизәкләрен клуб хезмәткәрләре, «Җиңгәчәйләр» ансамбленә йөрүчеләр белән бергәләп эшләгәннәр.

«Районкүләм «Супер әби, супер бабай» конкурсында катнашып, финалга чыктык. Анда шушы юбкаларны киеп, супер әбине күрсәтәчәкбез. Һәрбер юбка оешмада катнашучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, аерым-аерым яраклаштырылып тегелде. Алар биючеләребезгә сәхнәдә тагын да ямь өстәячәк. Киләчәктә дә конкурсларда, бәйрәм чараларында бу юбкаларны киярбез.

Анфиса Степановага һәм аңа ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт! Сезнең тырышлыгыгыз һәм иҗатыгыз безнең бию коллективын тагын да баета», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова.

 


Бу яңа костюмнар биючеләрнең чыгышларына яңа сулыш өрәчәк, аларның һәр хәрәкәтенә җиңеллек һәм нәфислек өстәячәк. Сәхнәдә аларның балкышы тамашачыларның күңелен яулап алачак, һәр чыгышны онытылмаслык итәчәк. Бу юбкалар, һичшиксез, Дүсмәт мәдәният йортының бию коллективын тагын да танытыр, аларның иҗади уңышларына зур өлеш кертер.

М.Петрова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев