Дүсмәт мәдәният йортында «Туган як моңнары» дип аталган концерт булды
6 декабрь конне Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йортында «Туган як моңнары» дип аталган концерт үткәрелде.
Бу концерт "Җиңгәчәйләр" керәшен халык фольклор ансамбленең 10 еллык иҗат эшчәнлегенә отчет концерты итеп оештырылган.
“Программада коллективның репертуарында булган керәшен халык җыруларын, биюләрен, йолаларын үз эченә алган театральләштерелгән тамашалар да күрсәтелде.
Шулай ук авылыбыз үзешчәннәре сольный җырлар белән чыгыш ясадылар. 5 яшьлек Зәринә Алексеева әниләргә багышлап шигырь сөйләде. Мамадыш район мәдәният йортыннан фольклор буенча методист Роза Галкина да котлауларын җиткерде һәм җырларын тамашачыларга бүләк итте. Концертыбызны "Безнең ил" җыры белән тәмамладык. Авыл Җирлеге Башлыгы Радик Ефимов, авылыбызның хөрмәтле кешесе Пелагия түти концерттан соң матур теләкләр, уңышлар теләделәр. Еллар тынычланып, шатланып яшәргә язсын безгә”, – дип сөйләде Дүсмәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев