Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чистайдан Нина Никитина үз нәселе турында: «Әбием турында атын туктатыр, янган өйгә дә керер диләр»

Әби- бабаларыбыз, әти- әниләребез белән бергә мәдәни байлыгыбыз бер- бер артлы безнең арадан китеп баралар. Нәсел нигезен, мирасыбызны саклап калырга кирәк. Чистайдан Нина Никитина да үз нәселе турында язды.

Горурланам мин әтиемнең нәселе белән. Әби-бабаларым динебезне, телебезне, гореф-гадәтләрне хөрмәт иткәннәр. Төп нәсел исемебез әтием ягыннан игенчелек хезмәте белән бәйләнгән Микулайлар нәселеннән.

Бабамның әтисе Микулай исемле, киң җилкәле, нык гәүдәле булган (ул вакытта фамилияләр булмаган). 1861 елдан фамилияләр дә барлыкка килә башлый, еш кына ул эш төреннән, исемнән алынган. Шулай итеп Николаев фамилиясе барлыкка килә, хәзерге вакытта бик киң таралган фамилия. Микулайның өч баласы туган: Татук, Федот һәм Роман.

Язуымны Роман бабай турында дәвам итим әле. Николаев Роман Николаевич 1896 елда дөньяга килә. Урман кырыена урнашкан, 20 хуҗалыклы «Кызыл Йолдыз» исемле авылда (Авангард колхозы) Праскофья исемле бик матур кызга өйләнеп 6 бала тәрбияләп үстерәләр: Анна, Иван, Лиза, Мария, Николай, Василий.

Бабам үзенең тыныч кыяфәте белән аерылып тора: озын буйлы, иңбашлары киң. Өч сугышта катнаша, соңгысында партизаннар отрядында гади солдат булып хезмәт итә. Сугыштан соң атлар караучы булып эшли. Минем әбием турында атын туктатыр, янган өйгә дә керер диләр. Ул киң күңелле, беркайчан да күңелсезләнми торган бик эшчән хатын була.

Авангард колхозында бригадир, сугыш вакытында председатель булып эшли, барлык язу эшләрен бик төгәл алып бара. Аның язмалары булган көндәлек, керәшен милли киемнәре әле дә саклана, алар безнең гаилә ядкаре. Кызганыч 1960 елларда авыл халкы кайсы шәһәргә, башка зуррак авылларга күченә башлыйлар һәм1968 елда әтиемнәр иң соңгы гаилә булып, Чуаш Ялтаны авылына күченеп төпләнәләр. Хәзерге вакытта "Кызыл Йолдыз" авылын искәртеп кое урыны гына утырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев