Чистайда төзелүче керәшен чиркәвенә чаңнар урнаштырылды
Чистайда берничә ел дәвамында Казандагы өч Изге әтейләр Гурий, Варсонофий һәм Герман исемнәренә аталган зур таш чиркәү төзелеше бара.
2014 елда ук монда керәшен приходы булдыру турында карар кабул ителгән иде. Шул ук вакытта, район хакимияте чиркәү төзелеше өчен җир дә бүлеп бирде.
Төзелеш эшләре 2018 елда башланып китте. Шул елны ук иман йорты төзелеп, анда керәшенчә келәүләр үткәрелә башлаган иде.
2021 елның җәй аенда исә тагын бер мөһим адым ясалган. Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның бәхиллеге белән, өч Казан Изгесе – Гурий, Варсонофий һәм Герман хөрмәтенә аталган яңа чиркәү нигезенә беренче таш салынган.
Хәзерге вакытта чиркәү төзелеше уңышлы дәвам итә. 23 август көнне Чистай шәһәрендә төзелеп килүче бу чиркәүгә качлар һәм куполлар куелды. Безнең редакция журналистлары бу вакыйганы күреп кайткан иде.
12 декабрь көнне чиркәүгә чаңнар да урнаштырылды, аларның яңгыравы рухи яктан көч бирер дип ышандыра.
Бу изге эшне башкаруда җирле хәйриячеләрнең ярдәме чиркәү төзелешен тизләтә һәм уңышлы итә. Чистай керәшеннәре, үз чиратында, бу хәйриячеләргә бик зур рәхмәтләрен белдерәләр.

12 декабрьдә храм настоятеле протоиерей Павел Чурашов чиркәү өчен өч зур чаңны һәм кече звонница өчен комплектны аруландырды.
«Бу безнең храм өчен зур вакыйга, зур бәйрәм. Комплект быел көзен Ярославль өлкәсенең Тутаевский заводында, игелекле кешеләрнең тырышлыгы белән ясалды. Барыбызның да теләгебез Чистай шәһәрендә храм төзелеп бетеп, келәүләр узсын һәм чаң тавышы еракка яңгырасын», – диде Павел Чурашов.
Ул бу изге эшкә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Магизов Илфат фотоларын Алексей Ефимов тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев