Чистайда тамакса ясау буенча мастер-класс булган
Чистай шәһәренең 2нче гимназиясендә Бахта авыл клубы белгечләре балаларны керәшеннәрнең бизәнү әйбере булган «тамакса» ясарга өйрәткәннәр.
Укучылар акчалар, төймәләр һәм бисердан чын сәнгать әсәрләре иҗат итткәннәр. Хәтта малайлар да бу эшкә актив кушылып, иҗади илһамалып, детальләргә игътибар күрсәткәннәр.
«Проект «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында тормышка ашырылды. Чара мәдәни кыйммәтләрне саклауның һәм халык мирасын яшь буыннарга тапшыруның ачык мисалы булды. Без талантлы балаларыбыз белән горурланабыз һәм мондый илһамлы инициатива өчен оештыручыларга рәхмәтлебез», – дип әйтә укытучылар.

Светлана Малышева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев