Чистай ягы туй җырулары
Әлеге җыруларның сүзләрен Чуваш Ялтаны авылында яшәүче Анна түти Карликова язып җибәрде.
Кара урманнарның уртасында,
Зәңгәр чәчәккәйләр мул микән?
Бергә генә бергә җөрешергә,
Алда гомерләребез күпме икән?
Безләр утырган машинаның
Юлгынасы озын булсае,
Бергә генә бергә җөрешергә,
Гумерләребез озын булсае.
Биеккәй дә тау менәр идем,
Менә генә алмыйм, күмерлек.
Безнең печкәчәбез монда кала,
Айлык-еллык түгел, гумерлек.
Кара урманнар артында
Ак каенга бәсләр бәйләнгән.
Сез икегез бергә булырга,
Туган көнне чәчегез бәйләнгән.
Безнең өйләребез кечерәк,
Бүлмә бүлдерергә әзрәк.
Кодагыем чыкма каршы,
Күреп китиемчә әзрәк.
Безнең бакчаларда ике түтәл,
Берсе борчак, берсе сарымсак.
Кодагый, канатым, сиңа әйтәм.
Кунакка җибәрерсез, сагынсак.
Алма агачының ботагына
Сары сандугачлар төзелгән.
Кияү-кияү дип бар да әйтерләр,
Булмас безнең кебек өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев