Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чаллыда да Питрау бәйрәме матур үтте

15 июльдә Яр Чаллы шәһәре ипподромында керәшеннәрнең матур бәйрәме — «Питрау» узды

Питрау — керәшеннәрнең төп җәйге бәйрәме, ул авыл хуҗалыгы эшләренең яңа этабына күчүне аңлата. Бу — үзенчәлекле тылсым һәм табигатьнең  бердәмлеге вакыты.

«Тамашачыларны «Карендәшләр» керәшеннәр халык ансамбле (җитәкчесе — Татарстанның халык артисты Виталий Агапов) һәм шәһәрнең популяр артистлары катнашындагы якты, эчтәлекле концерт сөендерде. «Питрау»да катнашучыларны һәм тамашачыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм шәһәр Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясе башлыгы Айрат Хөснуллин котладылар.

Аеруча кыюлар үзләрен мунча себеркесе бәйләү, утын яру һәм җырчылар арасында узган «Питрау сандугачы» конкурсында сынап карадылар. Барлык катнашучыларны да иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр һәм призлар алды», – диде күренекле карендәшебез Чаллы керәшеннәре оешмасы  җитәкчесе Виталий Агапов.

 

Лилия Акимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев