Хәбәрләр

Бирдебәк клубы районда узган «Авыл көне»ндә һәм «Бистә шәле» фестивалендә катнашты

Балык Бистәсе районында үткәрелә торган халык кәсепләре һәм мамык шәл бәйләү сәнгатенә багышланган IV нче «Бистә шәле» республика фестивале узды.

Фестивальнең төп максаты шәл бәйләү осталыгын саклау һәм милли традицияләрне яшь буынга җиткерү, шулай ук осталарның хезмәтен күрсәтү.

«Бәйрәмдә мамык шәлләр һәм кул эшләре күргәзмәләре, шәл бәйләү серләрен өйрәнү буенча мастер — класслар, «Креатив шәл» һәм башка ярышлар оештырылган иде. Безнең клуб каршында эшләп килүче «Айбагыр» фольклор ансамбле дә читтә калмады. Шулай ук, Татарстан Республикасы көне уңаеннан районда үткәрелгән «Авыл көне» бәйрәм кичәсендә дә Бирдебәк авылы клубы катнашты. Анда без «Керәшеннәрнең ишегалдында дини бәйрәмебез Чикләвек спасы буенча күргәзмә оештырдык», — дип сөйләде клуб җитәкчесе Евдокия Толстова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев