Бердәмлек — Җиңүгә ышаныч
Республика халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә бердәм булып тырыша. Төрле районнарда фронтка кирәкле әйберләр җыю, маскировка челтәрләре үрү кебек игелекле гамәлләр башкарыла. Без аларны волонтерлар дип тә атыйбыз. 5 декабрь — халыкара волонтерлар көне. Киң күңелле, ярдәмчел кешеләр җанга ышаныч, күңелгә тынычлык бирә.
Мамадыш шәһәренең «Ләйсән» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә бу изге эштән читтә калмый. Алар әтиләре хәрби хезмәттә булган балалар белән берлектә тынычлык турында әңгәмәләр үткәрә, геройларга багышланган почмаклар булдыра. Балалар әтиләренә көч һәм саулык теләп, хатлар яза, рәсемнәр ясый.
Кукмара районының Кече Чура авылында да хәрбиләргә ярдәм итү эше дәвам итә. Авыл халкы маскировка челтәрләре үрә, гуманитар ярдәм җыя һәм аны «Боевое братство» оешмасына тапшыра.
Питрәч районының Кәвәл авылында исә волонтерлар хуш исле чәйләр әзерли. Алар җәй буе җыйган үләннәргә үз бакчаларында үстерелгән җиләк-җимешне дә өстәп, яу кырындагылар өчен файдалы һәм күңелне күтәрә торган катнашмалар ясый. Моннан тыш, авыл хатын-кызлары көн саен маскировка челтәрләре үрүдә дә актив катнаша.
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы халкы азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәкле әйберләрне җыеп, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итәргә тырыша. «Авылдашлар тарафыннан мәдәният йортында җыелган оекбашлар, носкилар, эчке киемнәр, урын-җир әйберләре, баллар, медикаментлар, коры душ җыелмалары һәм күп кенә кирәк-ярак әйберләр белән бергә балалар язган хатларны да коробкаларга тутырып, райондагы волонтерлар штабына тапшырабыз», — дип сөйләде авыл клубы җитәкчесе Любовь Тимофеева.
Теләче районының Колбагыш (Иске Карабаян) авылында түтиләр әле берсенең, әле икенчесенең өенә җыелып, токмач кисәләр, озак вакыт бозылмый торган камыр ризыклары пешерәләр. Соңгы вакытта маскировка челтәре үрү өчен чимал булган махсус тасма-баулар кисү белән шөгыльләнәләр.
— Китапханәчебез, авыл фельдшеры ярдәмчесе Светлана Демидова телефондагы авыл группасына язуга, тизрәк җыелабыз инде. «Артык челтәрләрегезне китапханәгә китереп тапшырыгыз» дип, шул төркем аша әле тагын хәбәр итте ул. Без монда җылыда, үз өйләребездә. Салкын кышта, кыр шартларында дошманга каршы торучы ир-егетләргә азмы-күпме ярдәм итә алуыбызга шатлана-шатлана җыелабыз. «Безнең ярдәмебез аларны дроннар һөҗүменнән, башкасыннан сакласын. Тизрәк тынычлык урнашсын, андагы якташлар өйләренә исән-сау кайтсын», дип тели-тели эшлибез, — дип сөйләде гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе Мария Степанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев