Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

БДИның минималь баллары расланды

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2026 елда гамәлдә булачак предметлар исемлеген һәм бердәм дәүләт имтиханнарының минималь балларын бастырып чыгарды. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, мәктәп аттестатын алу өчен рус теленнән кимендә 24 балл җыярга, шулай ук база дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк. Югары уку йортларына керү өчен рус теленнән минималь бусага югарырак һәм 36 балл тәшкил итә.

Сайлап алына торган предметлар арасында иң югары минималь балл җәмгыять белеме буенча билгеләнгән — 42. Информатика өчен ул 40 балл тәшкил итә, география өчен — 37. Биология, физика һәм химиядән кимендә 36 балл җыярга кирәк, тарих һәм әдәбияттан — 32 балл. Профильле математика буенча минималь бусага — 27 балл, Чит телләрдән — 22 балл.

Абитуриентлар өчен минималь баллар Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан ведомство буйсынуындагы югары уку йортлары өчен раслана. Шул ук вакытта кайбер университетлар һәм институтлар бу системага керми.

Аттестат алу өчен кирәкле минималь нәтиҗәләр Рособрнадзор тарафыннан раслана. Бу таләпләр Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына керү өчен билгеләнгән бусагалардан түбәнрәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев